«Дустың булса юлдашың»: квест-уен (6+)

18 март көнне 8 нче санлы балалар китапханәсе 21 нче урта мәктәп белән берлектә «Дустың булса юлдашың» дигән квест-уен үткәрде.

если с другом…
4
2
3
1

Алып баручы беренче светофорның барлыкка килү тарихы һәм борынгы заманнарда патша указы ярдәмендә юлларда хәрәкәтне тәртипкә салырга тырышулары турында сөйләде. Маршрут кәгазе буенча балаларга «Серле юл», «Сигналлы ярдәмче», «Грамоталы җәяүлеләр», «Юл билгеләре» дип аталган уен станцияләрен узарга һәм квест ахырында пазлның барлык өлешләрен җыярга кирәк булды. «Светофорның өч уты» уены актив һәм күңелле үтте, анда юлда килеп чыга торган төрле хәлләр буенча фикер алыштылар һәм үз җәяүлеләр кичүен салдылар. 
Чара азагында барлык катнашучыларга уткайтаргычлар (фликерлар) һәм татлы бүләкләр таратылды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: